menu-iconlogo
huatong
huatong
avatar

Карандашым китабым

Ильсия Бадретдиноваhuatong
100019376342huatong
Lyrics
Recordings
Карандашым- китабым...

Узды-китте, елларым!

Дәфтәрем һәм пеналым...

Сау булыгыз, дусларым!

Бер дәрестәй узып китте

Унбер ел вакыт.

Коридорны тәнәфестә

Үткәндәй чабып.

Ашыкканбыз булып чыкты

Без бер дә юкка.

Төбәлеп карап торабыз

Чиксез офыкка.

Карандашым- китабым...

Узды-китте, елларым!

Дәфтәрем һәм пеналым...

Сау булыгыз, дусларым!

Зур тормышка (ы)старт бирә

Соңгы кыңгырау.

Төшкә генә керер инде

Дәресләр тозлау.

Тормыш формулаларын да

Сеңдердек әйбәт.

Канат куйган укытучым,

Сезгә зур рәхмәт!

Олы тормыш, зур калалар,

Шау-шулы тулай торак.

Хәрби хезмәт, Бич пакетлар...

Утырмабыз тик елап.

Зачеткалар, тәүге сөю ,

Йокысыз таң аттыру.

Нинди һөнәр сайласак та,

Максат чын кеше булу!

More From Ильсия Бадретдинова

See alllogo

You May Like