menu-iconlogo
huatong
huatong
avatar

Торып бас

Ильсия Бадретдиноваhuatong
✫⃝⃟🖤Iɱɱҽʅʂƚɾσɾɾυɱι𓅟huatong
Lyrics
Recordings
Кул селтәсә якын дусларың:

"Ул егылды, тормас", - диеп.

Шатлансалар дошманнарың:

"Булмас!", - диеп.

Өметен өзсә туганнарың:

"Ул безнеке түгел!", - диеп.

Сөйгән кешең китсә:

"Ул таш күңел!", - диеп.

Бар көчеңне җыеп торып бас -

Бер егылып торган егылмас.

Алга атла:

Бер генә килми җиргә яз.

Юлларда егылулар җиңел,

Авыр кире торулары.

Тайгак юлдан

Туры атлап барулары.

Кул селтәгән дуслар дус түгел,

Ташлап киткән ярлар - чит яр.

Бер егылгач,

Тора алсаң өметең бар.

Бар көчеңне җыеп торып бас -

Бер егылып торган егылмас.

Алга атла:

Бер генә килми җиргә яз.

Бар көчеңне җыеп торып бас -

Бер егылып торган егылмас.

Алга атла:

Бер генә килми җиргә яз.

Бар көчеңне җыеп торып бас -

Бер егылып торган егылмас.

Алга атла:

Бер генә килми җиргә яз.

Бар көчеңне җыеп торып бас -

Бер егылып торган егылмас.

Алга атла:

Бер генә килми җиргә яз.

Бер генә килми җиргә яз.

Бер генә килми җиргә яяяз.

More From Ильсия Бадретдинова

See alllogo