menu-iconlogo
logo

Qabatlanu

logo
Lirik
Көннәрнең — көннәрдә

Гөлләрнең — гөлләрдә

Җилләрнең — җилләрдә

Кабатлануы!

Хисләрнең — хисләрдә

Кичләрнең — кичләрдә

Яшьлекнең — яшьлектә

Кабат януы

Кояшның — офыкта

Янгырның — болытта

Минутның — минутта

Кабатлануы!

Күңелнең — күңелдә

Язларның — язларда

Назларның — назларда

Кабатлануы!

Таңнарның — таңнарда

Эңгернең — эңгердә

Гомернең — гомердә

Кабатлануы!

Елларның — елларга

Елганың — елгага

Тармакның — тармакка

Тармаклануы!

Тормышның - тормышта

Сулышның - сулышта

Тумыштан тумышка

Канатлануы!

Шигырь авторы – Роберт Әхмәтҗанов

Qabatlanu oleh Juna - Lirik & Cover