(00:22)Тәрәз төбем минем берничә,
Тәрәз саен яран гөл үсә.
Ал яраннар кебек алсулана
Бәгырькәем мине күр дисә.
Ал яраннар кебек алсулана
Бәгырькәем мине күр дисә.
(01:00)Кайгы-хәсрәтем дә юк сыман,
Йөрәккәем яна ут сыман.
Газапланам иртә-кичләрен,
Әйтә алмыйча йөрәк хисләрем.
Газапланам иртә-кичләрен,
Әйтә алмыйча йөрәк хисләрем.
(01:44)Яннарыма гына килсә иде,
Сөям сине, бәгърем, дисә иде.
Күзләреннән алмый күзләрем
Сөйләр идем йөрәк серләрем.
Күзләреннән алмый күзләрем
Сөйләр идем йөрәк серләрем.
(02:28)Күзләреннән алмый күзләрем
Сөйләр идем йөрәк серләрем.
Күзләреннән алмый күзләрем
Сөйләр идем йөрәк серләрем.
(02:51)Тәрәз төбем минем берничә,
Тәрәз саен яран гөл үсэ