(00:13)Таң ата да кояш чыга,
Кояшны сәламли көн.
"Саумы, Кояш, сүнмәс учак!
Әссәламәгаләйкүм! "
(00:54)Тел ачкычы, иман биргән
Сөекле туган телем!
Үз телемдә сәлам юллыйм,
Әссәламәгаләйкүм!
(01:36)Әй игенче, күкрәп үссен
Кырларда синең иген.
Икмәк белән сәлам юллыйм,
Әссәламәгаләйкүм!
(02:17)Ачыйк бәхет ишекләрен,
Бәхетле булсын һәркем.
Әй, кардәшләр, милләттәшләр,
Әссәламәгаләйкүм!