Ятим булыр иде таллык
Сандугачлар кунмаса
Нигэ кирэк яратулар
Чын кунелдэн булмаса.
Сайрамый шул кунел кошым
Кунар голен тапмаса
Хыянэтсез яратып та
Сойгэн ярын ташласа.
Сине эзлэп коннэремэ
Хэсрэт булып кагылма
Эрнетергэ яраларны
Зинхар очен сагынма
Мөмкин булса,ышандыр син
Чын сою барлыгына
Саф хислэрсез мэхэббэтсез
Доньялар тарлыгына.