menu-iconlogo
huatong
huatong
--cover-image

Жырлыйм туган якта

Гузель Уразова/Айдар Галимовhuatong
palms692001huatong
Тексты
Записи
Ничек ташлап китим, ничек ялгыз итим

Сөн буенда үскән талларны

Ага чишмәләр дә, белмим нишләргә дә-

Ташлап китә алмам аларны

Китсәм туган яктан -

Читтә бәхет тапмам

Яшәрмен гел җанны телгәләп

Җырлыйм туган якта

Җырлыйм сезнең хакта

Каеннарым белән бергәләп

Җырлыйм туган якта

Җырлыйм сезнең хакта

Каеннарым белән бергәләп

Елашырлар инде, җырлашырлар инде-

Мин талларга туган диярлек

Әгәр китсәм алар - өянкеләр, таллар

Китәчәкләр миңа ияреп

Китсәм туган яктан -

Читтә бәхет тапмам

Яшәрмен гел җанны телгәләп

Җырлыйм туган якта

Җырлыйм сезнең хакта

Каеннарым белән бергәләп.

Җырлыйм туган якта

Җырлыйм сезнең хакта

Каеннарым белән бергәләп

Туып- үскән шушы

Җирнең мин бер кошы

Китәргә дип канат кагынам

Кайгы- шатлыкларым,

Шатлык- сагышларым

Җибәрмәсләр туган ягымнан

Китсәм туган яктан -

Читтә бәхет тапмам

Яшәрмен гел җанны телгәләп

Җырлыйм туган якта

Җырлыйм сезнең хакта

Каеннарым белән бергәләп

Җырлыйм туган якта

Җырлыйм сезнең хакта

Каеннарым белән бергәләп

Мәскәүләрем белән бергәләп

Еще от Гузель Уразова/Айдар Галимов

Смотреть всеlogo