Мин синнән киткән көннәрдә
Күз яшьләрем кипмәде.
Көзләр үтеп язлар килгән,
Йөрәк шуны сизмәде.
Әле мин сагынам сине,
Соңрак син сагынырсың.
Кайтар үткән көннәрне, диеп
Ходайга ялынырсың.
Әле мин сагынам сине,
Соңрак син сагынырсың.
Кайтар үткән көннәрне, диеп
Ходайга ялынырсың.
Бик еш төшләремдә күрәм:
Уйлыйсың, уйланасың.
Бир кулыңны юатырмын,
Дигәндә, югаласың.
Әле мин сагынам сине,
Соңрак син сагынырсың.
Кайтар үткән көннәрне, диеп
Ходайга ялынырсың.
Әле мин сагынам сине,
Соңрак син сагынырсың.
Кайтар үткән көннәрне, диеп
Ходайга ялынырсың.
Еллар үтте хисляр сүнде,
Ерагайды аралар.
Сине хәтерләтеп бары
Сыкрый иске яралар
Әле мин сагынам сине,
Соңрак син сагынырсың.
Кайтар үткән көннәрне, диеп
Ходайга ялынырсың.
Әле мин сагынам сине,
Соңрак син сагынырсың.
Кайтар үткән көннәрне, диеп
Ходайга ялынырсың.
Кайтар үткән көннәрне, диеп
Ходайга ялынырсың.