Мин бит сине юри генә, юри генә яраттым,
яраттым
Юри сиңа күзләр кысып
мин үземә караттым
караттым.
Сине өзелеп сөйгәннәргә
юри генә үч итеп,
Юри сине яраттым да,
хәзер булмый хич китеп.
Юри генә дия дия, башлар буталып бетте,
Сизми калдым, юри диеп
күпме гомерләр үтте.
Юри генә яратам мин, юри генә сөйләшәм.
Юри синнән көлгән булып,
уйнап кына көнләшәм.
Юри язам сиңа хатлар,
матур сүзләр тезәмен
тезәмен
Мин бит юри сөям диеп үзәгемне өзәмен.
өзәмен
Ышанып та куярсың син,
утырсаң мине тыңлап.
Юри генә әйтәм инде, яратам сине чынлап.
Юри генә дия дия, башлар буталып бетте,
Сизми калдым, юри диеп
күпме гомерләр үтте.
Юри генә яратам мин, юри генә сөйләшәм.
Юри синнән көлгән булып,
уйнап кына көнләшәм
Юри генә дия дия, башлар буталып бетте,
Сизми калдым, юри диеп
күпме гомерләр үтте.
Юри генә яратам мин, юри генә сөйләшәм.
Юри синнән көлгән булып,
уйнап кына көнләшәм
Юри генә дия дия, башлар буталып бетте,
Сизми калдым, юри диеп
күпме гомерләр үтте.
Юри генә яратам мин, юри генә сөйләшәм.
Юри синнән көлгән булып,
уйнап кына көнләшәм
Юри генә, юри юри юри генә сөйләшәм.