menu-iconlogo
huatong
huatong
--cover-image

Туй телэклэре

Ришат Тухватуллинhuatong
100044313399huatong
بول
ریکارڈنگز
Тауны ярып аккан чишмәләрнең,

Араларда булсын сафлыгы.

Бер-берегез өчен күңелләрнең

Тәүге яуган кардай аклыгы.

Тормыш бит ул җил давылсыз булмый,

Көч,дэрт кирәк юллар үткәндә.

Бәхет йомгаклары өзелми ул,

Тик парлашып кына үткәндә.

Акошлардай тугрылыклар телим,

Елфәк җипләр сезне бәйләсен.

Бергә кебек, гайләң торган йортың,

Һәр вакытта үзенә әйдәсен.

Тормыш бит ул җил давылсыз булмый,

Көч,дэрт кирәк юллар үткәндә.

Бәхет йомгаклары өзелми ул,

Тик парлашып кына үткәндә.

Бер-берегез өчен сүзләрнең дә,

Табыгыз сез балдай татлысы.

Бүгенгедәй һәрчак йөзләрегез,

Май кояшы кебек балкысын.

Тормыш бит ул җил давылсыз булмый,

Көч,дэрт кирәк юллар үткәндә.

Бәхет йомгаклары өзелми ул,

Тик парлашып кына үткәндә.

Бәхет йомгаклары өзелми ул,

Тик парлашып кына үткәндә.

Тик парлашып кына үткәндә.

Тик парлашып кына үткәндә.

Ришат Тухватуллин کے مزید گانے

تمام دیکھیںlogo