menu-iconlogo
huatong
huatong
--cover-image

Син сазынны уйнадын (ориг минус)

Ильхам Шакировhuatong
🔥❂ᶻʰᵃʳᵃ🅚︎🅐︎🅢︎𝕡ꪖ𝕣ꪮꪜ🔥huatong
歌詞
作品
Моңланып ай нурларында,

Син сазыңны уйнадың:

Нинди кыллар чиртте,бәгырем,

Ул матур, яшь кулларың?

Бакчаның бер почмагында

Мин утырдым, тыңладым;

Тыңладым да мин ирексез

Яшьлегемне уйладым.

Уйладым мин яшьлегемне.

Син сазыңны уйнадың.

Кайгылы күңелем тавында

Яңгырады кылларың.

Яңгырады ул моңлы кыллар...

Син сазыңны уйнадың.

Чыңлаган шул кылларыңдай.

Бер-бер үтте елларым:

Үтте айлар, үтте еллар,

Түзмәдем мин, егъладым.

Үтте айлар, үтте еллар.

Син сазыңны уйнадың.

Үткән ул даулы гомерләр,

Кан-көрәштә яңгырап.

Саклаганмын тик күңелдә

Шул көрәшнең моңнарын.

Аһ,терелттең син күңелнең

Бар күмелгән кылларын!

Яңрап үткән ул гомернең

Мин авазын тыңладым.

Яңрап үтте гомерләр.

Син сазыңны уйнадың.

更多Ильхам Шакиров熱歌

查看全部logo